top of page

Дмитриева Л.Е.

Үрәсбаш авылы китапханәсендә Мәдәният елына багышланган әдәби-музыкаль кичә // Хезмәт даны.-2015.-№2.-16 гыйнвар.-1б.

             Мәдәният елына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Кичәгә чакырылган үзәк китапханә хезмәткәрләре, районыбызның авыллары китапханәчеләре, авыл кешеләре, укучы балалар алдында “Ил эчендә ил ул” дигән исем астында театр тарихына багышләнган презентация тәкьдим итте.Аннары Туфан Миңнуллинның ”Шәҗәрә” пьессасы буенча сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелде. Авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре кичәгә аерым бер ямь өстәде.

 

Давлетшина А.Г.

Компьютерная презентация « Писатели-юбиляры» // Трудовая слава.-2015.-№8.-6 февраля.-1с.

                   Презентация  “Писатели-юбиляры”  

В читальном зале Кукморской центральной библиотеки библиотекарь Лилия Гарипова представила компьютерную презентацию «Писатели- юбиляры  родившиеся в январе» для учеников 8 класса гимназии №1. Мероприятие закончилось просмотром фильма в формате 3Д.

 

“Без-Россия граҗданнары иҗади конкурс

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында “Без-Россия граңданнары” дигән иҗади конкурс үткәрде. Конкурсның район этабын үткәрүдәге тырышлыклары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре Гөлнур Галимуллина, Любовь Дмитриева, Светлана Туктаева, Наилә Шакирова, Алсу Ярмиева дипломнарга лаек булдылар.

 

Гатауллина З.Х.

Литературный вечер посвященный творчеству татарского писателя Абдуллы Алиша // Трудовая слава.-2015.-№10.-13 февраля.-1с.

              Литературный вечер  по творчеству Абдуллы Алиша

В детской библиотеки методист по работе с детьми Алсу Багабиева для учащихся 1 классов Кукморской гимназии провела литературный вечер, посвященный творчеству татарского писателя Абдуллы Алиша.Дети посмотрели красочную слайдовую презентацию, познакомились с творчеством писателя, ответили на вопросы викторины,участвовали в литературной игре,разгадали кроссворд.Учащиеся театрального отделения школы искусств под руководством преподавателя Дании Хабибуллиной подготовили для них инсценировку сказки “Чукмар белән Тукмар”. Юные читатели также посмотрели несколько мультфильмов, снятых по сказкам писателя. Затем они рисовали понравившихся героев. Мероприятие завершилось обзором книжной выставки.

 

Измайлова Р.И.

   Наркотикларсыз тормыш акциясе кысаларында үткәрелгән чаралар // Хезмәт даны.-2014.-№40.-4 июнь.-2б.

Наркотикларсыз тормыш акциясе кысаларында үткәрелгән чаралар:

    Балыклы авылы китапханәсендә китап укучыларга “Наркомания”-кешелек дошманы, Вахиттә “Тормыш матур күрә белсәң, тормыш матур яши белсәң” дигән презентацияләр күрсәтелде, Яман белән дус булма!”, Аш-Буҗидә “Замана афәтеннән сакланыйк, Лубянда “Наркотик – җәһәннәмгә билет” дигән әңгәмәләр оштырылды. "Үзәкләштерелгән һәм балалар китапхәнәләрендә дә яман гадәтләргә багышланган дәресләр үтә, китап укучыларга листовка-белешмәләр ясап таратылды.

 

Каримуллина Ф.Н.

   Түбән Өскебаш авылы китапханәсендә конфереция: “Әйтелмәгән васыять”// Хезмәт даны.-2014.-№28.-16 апрель.-2б.

     Түбән Өскебаш авылы китапханәсендә конференция: “Әйтелмәгән васыять”

    Түбән Өскебаш авылы китапханәсендә 7-8 сыйныф укучылары катнашында язучы Әмирхан Еникинең тууына и 105 ел тулу уңаеннан “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча конфереция үтте.  Әсәрнең ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне, милли традицияләрне чагылдыруы аеруча тәэсирле булды. Укучылар башкарган шигырь һәм җырлар да шушы теманы яктыртты. Китапхәнәдә язучының иҗатын чагылдырган стендлар, альбомнар һәм китап күргәзмәсе оештырылды.

 

 

Давлетшина А.Г.

   Кукмара шәфкать тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлек дәресе” // Хезмәт даны.-2014.-№81.-29 октябрь.-1б.

      Кукмара шәфкать тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлек дәресе”

    Район үзәк китапханәсенең уку залында “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен саләмәтлек дәресе узды. Китапханәче Лилия Гарипова балаларга наркотикларның, начар гадәтләрнең сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыян китерүе хакында сөйләде, “ Наркомания-чоңгылга илтә” дигән  китап күргәзмәсе белән таныштырды.

 

   

Измайлова Р.И.

   Китапханәләрдән хәбәрләр // Хезмәт даны.-2014.-№77.-15 октябрь.-3б.

      Китапханәләрдән хәбәрләр

  -Аш-Буҗи авылы китапхәнәсендә якташыбыз,балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең юбилее уңаеннан,укучыларны язучының тормышы һәм иҗат юлы,китаплары белән таныштыру максатыннан “Ул-балачак иленнән” дип аталган презентация күрсәтелде.

   -Купка авылы китапханәсендә үткән “Без яшибез дуслык илендә” дип исемләнгән әңгәмә барышында укучылар белән берлектә,”Экстремизм нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләнелгән, балаларга тарихи вакыйгалар аша халкыбызның ашас халкыбызның төрле милләт кешеләре белән ничек яшүләре турында сөйләнелде.

 -Янил авылы китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары белән берлектә “Хайваннар дөнясына сәяхәт” дигән интеллектуальуен оештырылды.

  -Вахит авылы китапхәнәсендә укучыларда җаваплылык,тыныч тормышның кадерен белеп яшәү хисе тәрбиләү,һәрчак уяу булырга кирәклеген аңлату максатыннан “Экстремизмга-юк! дип исемләнгән батырлык дәресе үтте.

  -Әсән-Елга авылы китапханәсендә киң катлау укучылар өчен”Киләчәк-экстремизмсыз,экстремизм-киләчәксез дигән китап күргәзмәсе оештырылып,аңа күзәтү ясалды.

 

 

Гатауллина З.Х.

   Кукмара шәфкать тернәкләндерү үзәгендә  әдәби кичә // Хезмәт даны.-2014.-№85.-14 ноябрь.-1б.

        Кукмара шәфкать тернәкләндерү үзәгендә әдәби  кичә

   Кукмарадагы балалар китапханәсеннән китапханәче Әлфия Закирова үзәктә тәрбияләнүче балалар өчен әдәби бәйрәм үткәрде.Чара барышында балалар табигатьнең көз фасылы,яшелчәләр һәм чәчәкләр турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгьлүматлар алдылар, көзге сынамышлар, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр,җырлар башкардылар.

 

 

Касыймова Р.Х.

   “Экстремизмга-юк” республикакүләм айлык кысаларында үткәрелгән чаралар // Хезмәт даны.-2014.-№68.-12 сентябрь.-2б.

     “Экстремизмга-юк!” республикакүләм айлык кысаларында үткәрелгән чаралар

Үзәк һәм Өлге, Күкшел, Балыклы, Лельвиж авылы китапханәләрендә укучы балалар белән экстремизм,терроризмның куркыныч булуы турында сөйләшүләр, тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук Иске Оча Купка, Каенсарда “Безгә тынычлык кирәк,”Балалар террорга каршы” кебек темаларга рәсем конкурслары, Түбән Комар, Иске Юмья,Манзарас, Иске Йортта, китап күргәзмәләре оештырылды, стендлар ясалды.

 

 

Измайлова Р.И.

   Республикакүләм үткәрелгән конкурсның җиңүчеләре // Хезмәт даны.-2014.-№61.-20 август.-1б.

         Республикакүләм үткәрелгән конкурсның җиңүчеләре

    Республикада икенче ел рәттән авыл җирлегендә урнашкан мәдәният учреҗдениеләре арасында еллык нәтиҗәләр буенча акчалата бүләкләү конкурсы үткәрелә.100 мең сум күләмендәге әлеге премиягә Зур Сәрдек  авылы китапханәсе (китапханәче-Наилә Шакирова) лаек булды.Узган ел бу бүләк Ошь-Юмья авылы китапханәсенң бирелгән иде. Премия китапханә фондын тулыландыруга һәм  материаль базаны яхшыртуга тотылачак.

 

 

Давлетшина Ә.Г.

   Кукмара тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы пенсионерлар өчен газета-журналларга күзәтү // Хезмәт даны.-2014.-№58.-8 август.-1б.

      Кукмара тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы пенсонерлар өчен газета-җурналларга күзәтү ясалды

Район китапханәсенең уку залы хезмәткәре Тәскирә Салимова “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дәвалану узучы пенсионерларга икенче яртыеллыкка яздырылган газета-җурналларга күзәтү ясады.

bottom of page