top of page

Без булдырабыз

28.10.2014

28 октябрь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучыларга профориентацион тәрбия бирү максатыннан “Без булдырабыз!” дигән чара үткәрелде. “Барсик һәм һөнәрләр шәһәре”  исемдәге мультимедия басмадан (китап+диск) файдаланып китап укучы балалар Һөнәрләр Шәһәренә сәяхәт кылдылар. Һөнәрләр турында биремнәрне чиштеләр, үзләренең булачак һөнәрләре турында шактый кызыклы мәгълүматлар белделәр. Әлеге чара кече яшьтәге китап укучы төрле группа балалар белән 6 тапкыр үткәрелде. Барлыгы әлеге чараларда 37 бала катнашты.

Please reload

bottom of page