top of page

Каләмле каһарманнар

28.01.2014

28 гыйнварда Әсән-Елга авыл китапханәчесе Нафикова Әлфинә балалар бакчасында “Каләмле каһарманнар” дигән батырлык дәресе үткәрде.Әлеге кичәнең максаты- Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат  бирү, балаларны фронтовик язучылар Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәримнең батырлыклары белән таныштыру, аларның иҗатларына күзәтү ясау. Авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Җиһаншин Мөхәммәткаим абыйга багышлап ясалган презентацияне күрсәтү. Дәрес Резеда Вәлиеваның “Сугыш” дигән шигырен уку белән башланып китте. Муса Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә”шигыре укылды. Абдулла Алишның әкиятләре буенча мультфильмнар күрсәтелде. 13 бала катнашты.

Please reload

bottom of page