top of page

Мәүлид бәйрәме

21.01.2014

21 гыйнвар көнне Мәмәшир авылы китапханәсендә китапханәче Габдуллина Зөлфия Мидхатовна “Мәүлид бәйрәме” үткәрде. Әлеге бәйрәмнең максаты Пәйгамбәребезнең дөньяга килгән көнен билгеләп үтү.Барлыгы10 кеше катнашты.

  Бәйрәмдә Мәүлид ае турында аңлатма бирелде.Хәдисләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр  укылды.“Зәмзәм суы”  тәкъдим ителде.“Коръән нуры” исемле  китап  күргәзмәсе белән  таныштырылды  һәм  китаплары  пропагандаланды.Чәй  өстәле  артында һәрбер  кеше  сыйланды. Һәркем бәйрәмнән бик канәгать калды  һәм  китап  күргәзмәсеннән  китаплар бирелде.

Please reload

bottom of page