top of page

“Наркомания-замана чире”

22.05.2014

22 май көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Наркомания-замана чире” дигән кичә үткәрелде. Кичә китапханәдә үтте, үткәрде китапханәче Ярмиева Алсу. Катнашты 7-8 сыйныф укучылары, барысы 10 укучы.

  Максат: 1). Наркомания авыруының асылын ачыклау; укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру;

2). наркомания буенча укучыларның фикерләрен ачыклау;

3). начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык сыйфатлары тәрбия-ләү.

  Кичә барышында укучылар наркотикларның төрләре белән таныштылар, аларның кеше организымына нинди зыян китерүе турында сөйләшү алып барылды. “Наркомания-замана чире” исемендә китап күргәзмәсе оешты-рылды һәм обзор ясалды. Тема буенча викторина сорауларына җавап бир-деләр. Шулай ук “Замана афәтеннән сакланыйк!” исемле презентация күр-сәтелде. Кичә “Афәт” дигән шигырь белән тәмамланды.  Ахырдан укучы-ларга буклетлар таратылды.

Please reload

bottom of page