Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района

“Хикмәтле дә, серле дә театр”
20.03.2015
20 март көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә Ярмиева А.К.1-2 сыйныф укучылары белән Халыкара театр көненә багышланган, “Хикмәтле дә, серле дә театр” исеме астында кичә үткәрде. Кичәнең максаты: балаларның театр тарихы hәм шулай ук халкыбыз театры турында булган мәглъматларынтирәнәйтү. Уйлау, фикерләү, үзара аралашу сәләтләрен камилләштерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен активлаштыру. Театр турында белемнәрен системалаштыру. Халкыбыз сәнгатенә ихтирам, күңел нәфислеге тәрбияләү.
Китапханәче укучыларга театр турында мәгълүмат бирде. Алар Казан шәһәрендәге театрлар һәм театр артистлары белән таныштылар. “Казан театрлары” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар белән “Театр” һәм “Режиссер” исемле сюжетлы-рольле уеннар уйнатылды. “Үз әкиятем булсын әле” исеме астында күргәзмә оештырылды.



