top of page

Канатлы дусларыбыз

2.04.2015

2 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Кошлар көненә багышланган “Канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән экологик дәрес узды. Биредә 61 бала катнашты. Китапханәче Гайнутдинова Н.Ш.балаларга кошлар турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде, туган-төбәгебез кошлары турында сөйләде, презентация күрсәтте. Балалар викторинада катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр, яңа кайткан китаплар белән таныштылар, мультфильм карадылар.

Please reload

bottom of page