top of page

“Мин җирдә калам”

Трыш авылы китапханәчесе Рузилә Тухбатуллина әдәбият елы уңаеннан 1-9 сыйныф укучылары белән бергәлектә язучы Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мин җирдә калам” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә язучының иҗат юлы турында мәгълүмат бирелде, “Язмышка юл”, Кояшка йөз белән” әсәрләренең кыскача эчтәлеге сөйләнелде. Башлангыч сыйныф укучылары катнашында Н.Дәүлинең “Җырлап үткән җәй” дигән пьесасы сәхнәләштерелде, язучы Флера апа үзенең шигырьләрен укучыларга җиткерде.

Please reload

bottom of page