top of page
Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района

“Көрәш һәм җыр турниры”
6.05.2015
6 майда Ятмас Дусай авыл җирлегендә “Көрәш һәм җыр турниры” дип исемләнгән чара булып узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 агач утырту тантанасы белән башланып китте. Бу чара сугышта катнашкан, гомерләре яу кырында өзелгән барлык авылдашларның якты истәлегенә атап эшләнелде. Гәрәй батыр призына көрәш, Заһретдин Фәхретдинов призына җыр бәйгесе булып узды. Килгән кунаклар авылыбыз музеенда булдылар, - дип хәбәр итә Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина.
Please reload




1/6
bottom of page