top of page

“Җиңү килде җирне нурга күмеп”

5.05.2015

5 майда Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева 3-4 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Җиңү килде җирне нурга күмеп” дигән темага кичә үткәрде. Бу кичәдә укучыларга Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңү турында сөйләп кителде. “Җиңү килде җирне нурга күмеп”-дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Укучылар  сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштылар. Китапханәче Печерской А.Н. “Дети –герои Великой Отечественной войны” дигән китапка күзәтү ясады. Кичә барышында балалар сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр. Кичә “Тынычлык күгәрченнәре” җыры белән тәмамланды.

Please reload

bottom of page