top of page
Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района

“Безнең арада – дуслык!”
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова 5 нче сыйныф укучылары өчен “Безнең арада – дуслык!” дип исемләнгән әхлак дәресе үткәрде. Укучылар белән дуслык турында фикер алышу, презентация карау, интеллектуаль уеннар уйнау, иҗади биремнәр эшләү оештырылды. Әдәби пауза вакытында фронтовик-шагыйрь Н.Баянның тууына 110 ел тулу турында информация бирелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең фронтта язылган шигырьләре белән таныштырды. Соңыннан балалар өстәл уеннары уйнадылар. Китап фонды янында аларга китапханә эшчәнлеге, китап укуның әһәмияте турындагы сөйләшүдән соң, китап яңалыклары белән таныштылар.
Please reload




1/6
bottom of page