top of page

“Хезмәтенә күрә хөрмәте”

28.05.2015

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дип исемләнгән кичә үткәрде.   Кичә  барышында укучылар белән төрле һөнәрләр турында сөйләшү алып барылды. Балаларга “Һөнәрләрнең бар төрлесе” –дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Һөнәр турында мәкальләр әйтештеләр, һәм табышмакларга җавап бирделәр.  “Кем булырга?” исеме астында  китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук кичә ахырында балалар белән салат ясалды һәм кичәбез чәй эчү белән тәмамланды.   Максат: Укучыларның төрле һөнәр ияләре турындагы белемнәрен һәм күзаллауларын баету, киңәйтү, хезмәткә хөрмәт, һөнәр ияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Please reload

bottom of page