top of page

“Наркомания үлем ул”

10.06.2015

10 нчы июньдә Аш –Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен, “Наркомания үлем ул” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга наркотиклар турында мәгълүмат бирелде, аларның төрләре хакында сөйләнде. Шулай ук “Замана афәтеннән сакланыйк” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Китапханәче “Афәт” шигырен укучыларга сәнгатьле итеп укыды, әлеге шигырьнең мәгънәсен аңлатты. 

Please reload

bottom of page