top of page

“Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш булмасын”

19.06.2015

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш булмасын” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балаларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануның зарары хакында сөйләнде. Наркомания темасына багышланган презентация күрсәтелеп, наркотиклар турында белешмә бирелде. Соңыннан укучылар үз фикерләрен әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк дигән фикергә килделәр. 

Please reload

bottom of page