top of page

“Бәхетебез булсын түгәрәк”

7.07.2015

7 июльдә Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова мәдәният йортында “Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт” көне уңаеннан “Бәхетебез булсын түгәрәк” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырды. Бу кичәдә парлы гаиләләр, балалар һәм буйдаклар катнашты.

Китап күргәзмәсе янында Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт”,З.Шәфигыйнең “Гаилә серләре”китапларына күзәтү ясалды,төрле кызыклы ситуацияләрдән чыгу һәм шушы бәйрәмнең символы булган “ромашка” уеннары уйналып төрле сорауларга җаваплар эзләнелде. Кичә чәй өстәле артында һәм дәртле биюләр белән дәвам ителде.

Please reload

bottom of page