top of page

“Наркомания – замана чире”

25.06.2015

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында, 8-9 сыйныф укучылары өчен, “Наркомания – замана чире” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә  барышында укучылар белән наркомания һәм наркотиклар турында сөйләшү алып барылды. Аларга  наркотикның сәламәтлеккә зыяны турында әйтеп кителде. Шулай ук “Наркомания”дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Ахырдан укучылар тест сорауларына җавап бирделәр.

Please reload

bottom of page