top of page

“Бер нәрсә дә онытылмады”

29.06.2015

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова җәйге ял лагерена йөрүче укучылар өчен  “Бер нәрсә дә онытылмады” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучыларга “22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне” дигән презентация күрсәтелде. Үзебезнең җирлектән киткән һәм әйләнеп кайтмаган сугышчылар турында, Кукмара районы буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар бирелде. Чара ахырында сугышта һәлак булганнар истәлегенә 1 минутлык тынлык игълан ителде. Әлеге чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру, тарихи даталарга битараф булмауларына ирешү, китап һәм китапханәне пропагандалау.

Please reload

bottom of page