top of page
Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района

“Казаным – башкалам минем”
27.08.2015
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, төрле яшьтәге укучылар өчен, “Казаным – башкалам минем” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Укучылар Казанның данлы тарихы белән таныштылар. Башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында фикер алыштылар. Китапханәче балаларга “Казанның истәлекле урыннары” исемле презентация күрсәтте. Аннан тыш, укучылар кроссвордлар чишеп, тест сорауларына җавап бирделәр. Дәрес “Казанның кичләре” җыры белән тәмамланды.
Please reload




1/6
bottom of page