top of page

“Күңелле тукталыш”

Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова, 1-7 сыйныф укучылары өчен, 30 август – Республика көненә карата “Күңелле тукталыш” дип исемләнгән уен-бәйге оештырды. Уен барышында укучылар ике командага бүленеп “Кызыклы грамматика”, “Чал тарих”, “Тукайда кунакта”, “Без-без, без идек” һ.б. исемле тукталышларда үзләренең көчләрен сынаштылар. Уен-бәйге Татарстан гимн җырлау белән тәмамланды.

Please reload

bottom of page