top of page
Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района

“Әкиятләр илендә күңелле стартлар”
10.09.2015
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Гөлназ Нәбиева, “Көзге яхшылык атнасы – яхшы гамәлләр эстафетасы” атналыгы кысаларында, “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Әкиятләр илендә күңелле стартлар” дип исемләнгән уен-ярыш үткәрде. Әлеге ярыш барышында, балалар ике командага бүленеп, төрле спорт уеннарында катнаштылар. Китапханәче балаларны әкият китаплары белән таныштырганнан соң, күчтәнәчләр һәм мактау кәгазьләре тапшырды.
Please reload




1/6
bottom of page